- куык
- 1. Сыеклыкта барлыкка килеп, басым нәтиҗәсендә аерылып чыга торган, һава яки берәр төрле газ тулган үтә күренмәле шар. Тән шешкәндә, кабарганда тиредә барлыкка килә торган сулы кабарчык 2. Кайбер тереклек ияләре эчендәге һава яки сыеклык тулган кечкенә капчык, сүрү 3. Дәвалау максаты белән тәнне җылыту яки салкынайту өчен кайнар су яисә боз тутырыла торган резин капчык 4. Лампаның пыяладан ясалган торбасы, лампа пыяласы 5. Суелган казның яки үрдәкнең үңәченнән, я хайванның эчәгеннән ясалып, эченә һава өреп тутырылган озынча шар 6. күч. Ялган, күпертеп әйтелгән сүз (хәбәр). КУЫК ГӨМБӘ – Кипкәч эче кара-коңгырт тузанга әйләнә торган шар сыман гөмбә; рус. Дождевик
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.